28 - 30 март көннәрендә кадәр XVI Красноярск икътисадый форумы уза. Форумның беренче көнендә «Буын – 2030» яшьләр мәйданчыгы эше оештырылды. Әлеге мәйданчык эшчәнлегендә яшь архитекторлар, урбанистлар, дизайнерлар, төзүчеләр, культурологлар, эшкуарлар һәм активистлар, шул исәптән Татарстан Республикасы вәкилләре арасыннан конкурс буенча сайлап алынган меңнән артык яшь кеше катнашты. Мәйданчык кысаларында Россия шәһәрләренең уңайлы тирәлеген үстерүнең универсаль концепциясе һәм киләчәк моделен булдыру, эшкуарлар һәм инициативалы яшьләр арасында хезмәттәшлек итү ысуллары турында фикер алыштылар. Программаны 30 мартта йомгаклау пленар утырышы төгәлләячәк, аның кысаларында мәйданчык эшенә нәтиҗәләр ясалачак.