Шушы көннәрдә «Форпост» республика үзәге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары өчен язгы профильле смена үткәрде. Әлеге чарада Татарстан районнары мәктәпләреннән 65 кеше катнашты.
Смена кысаларында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, «Ышаныч» үзәге психологлары, Әфган сугышында катнашучылар һәм башкалар белән очрашулар оештырылды.