Республиканың студентлар отрядлары штабы ТР югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында агитация кампаниясен уздырды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында студентлар отрядлары штабының агитация кампаниясе тәмамлана. Агитация кысаларында кандидатларга хәрәкәт үсеше тарихы, хезмәт семестры, эшчәнлек юнәлешләре, корпоратив мәдәният, студентлар отрядларының принциплары һәм кыйммәтләре турында сөйләделәр. Агитация чорында Балык Бистәсе, Зәй, Нурлат, Чистай, Әгерҗе, Түбән Кама, Әлмәт районнары администрацияләре һәм Башкарма комитет вәкилләре белән очрашулар уздырды. Агитация кампаниясе республика башкаласының мәгариф оешмаларында да уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International