2025 елга кадәр иреклеләр үсеше: иреклеләр үсеше концепциясенең чаралар планына кертү өчен тәкъдимнәр буенча иҗтимагый фикер алышу булды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Казанда 2025 елга кадәр иреклеләр үсеше концепциясенең чаралар планына кертү өчен тәкъдимнәр буенча иҗтимагый дискуссия узды. Чарада, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анна Синеглазова, республиканың иреклеләр хәрәкәте җитәкчеләре һ. б. катнашты.

Дискуссия кысаларында массакүләм мәгълүмат чараларында чараларны яктырту юлы белән иреклеләр хәрәкәтен популярлаштыруга, тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы тәҗрибәләрне куллану максаты белән ирекле ярдәм итү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә, ресурс ярдәменә юнәлтелгән чаралар оештыру, укыту, ирекле (волонтерлык) инициативаларында катнашучыларны матди яктан кызыксындыруга, ярдәм итүнең төрле формаларын алуга конкурслар үткәрүгә һәм төрле яшьтәге гражданнарны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International