Казанда яшь политтехнологлар Федераль мәгариф форумы старт алды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

3 апрельдән 7 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында яшь политтехнологларны бөтен илдән берләштерүче форум уза. Чара «Бердәм Россия» нең «ПолитСтартап» кадрлар проекты кысаларында оештырылды. Проектта илнең 40 субъектыннан 450 дән артык вәкил катнаша. Белем бирү программасы үз эченә лекцияләр, мастер-класслар сериясен, әйдәп баручы сәясәтчеләр, политологлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм медиаспециалистлар белән тренд-сессияләрне, төбәк кейсларын һәм башкаларны ала. 6 апрельдә спикерлар буларак форумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «ПолитСтартап» кадрлар проекты остазы Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнаша. Программа нәтиҗәләре буенча 2019-2021 еллардагы сайлау кампанияләрендә кандидатлар белән эшләү өчен яшь сәяси технологлар мәйданчыгы формалашачак. Форумда катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International