Сәләт Йортында «Сәләт» берләшмәсенең 25 еллыгы уңаеннан активистларны, партнерларны, проект авторларын һәм оештыручыларны бүләкләү тантанасы узды. Чара кысаларында шулай ук җәйге кампания эшен дә тәкъдир иттеләр. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һ. б. катнашты.
Белешмә:
1994 елдан башлап «Сәләт» берләшмәсе сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр потенциалын тормышка ашыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән дистәләгән проект һәм программаларны тормышка ашыра. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән җәй көне Сәләтнең 23 җәйге профильле сменасын үткәрү планлаштырыла.