Чаллыда «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия бәйгесенең шәһәр этабы узды

2019 елның 5 апреле, җомга

Яр Чаллы IT-паркында «XXI гасыр лидеры» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре Бөтенроссия бәйгесенең шәһәр этабы финалы узды. Бәйге Чаллы шәһәрендә 2003 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 700дән артык талантлы лидер һәм балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Быел конкурста шәһәрнең 25 балалар, яшьләр һәм студентлар иҗтимагый оешмаларыннан 60 лидер һәм җитәкче катнашты.

«XXI гасыр лидеры» Яр Чаллы шәһәренең актив яшь гражданнарын ачыклау һәм бүләкләүгә, илне модернизацияләү процессына кертелгән яшь гражданинның уңай образын формалаштыруга һәм популярлаштыруга, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә, мәдәниятара диалогка, шулай ук яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешмаларының казанышларын күрсәтүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International