Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында яшьләр үзәкләре һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларының яшьләр сәясәте объектларын капиталь ремонтлау һәм реновацияләү программасына кертелгән концепцияләрен яклау башланды. Быел программага 16 балалар сәламәтләндерү лагере, 26 яшүсмерләр клубы һәм 9 яшьләр үзәге кертелгән.
Яшьләр объектларын проектлауга карата яңа концептуаль караш, төрле яшьләр таләпләренә карап формалаша һәм, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә ала. Һәр объектның архитектура концепциясе аларның контент белән бер үк вакытта формалашырга тиеш.
Объектларны реновацияләү проектларын Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховка Түбән Кама, Менделеевск, Балтач районнары һәм Казан шәһәре тәкъдим иттеләр инде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, концепцияләр әзерләгәндә эшче төркемнәр объектларны потенциаль кулланучылардан – яшь кешеләр һәм яшүсмерләрдән анкета сораштыру уздырган.