Рөстәм Миңнеханов Красноярскта узган XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада катнашкан Татарстан спортчылары һәм волонтерлары белән очрашты

2019 елның 5 апреле, җомга

XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада катнашкан Татарстан спортчылары һәм  волонтерлары белән очрашу Казан Кремленең Губернатор сараеның Ак залында узды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан 25 спортчы Красноярскидагы кышкы Универсиадада катнашу өчен Россия җыелма командасы составына кертелгән иде. Бөтендөнья студентлар уеннарында Татарстан спортчылары 8 медаль яулады: дүрт алтын, өч көмеш һәм бер бронза.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда Олимпия спорт төрләрен үстерүгә, массакүләм һәм һөнәри спортка, үткәрелә торган спорт чараларының сыйфатына, заманча спорт инфраструктурасын булдыруга, шулай ук спортчылар һәм тренерларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә республикада 11 меңнән артык спорт объекты эшли, ел саен 30 дан артык Бөтенроссия һәм халыкара ярышлар һәм 800дән артык төбәк ярышлары уздырыла, дип белдерде Татарстан Президенты.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов спортчыларга, тренерларга һәм волонтерларга Татарстан Республикасы Президенты рәхмәтләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International