Тимур Сөләйманов: «Созвездие-Йолдызлык» безнең республикада балалар һәм яшьләр белән ничек эш алып барылуын бөтен дөньяга күрсәтә»

2019 елның 5 апреле, җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Созвездие-Йолдызлык» XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу этабы тәмамлануга һәм суперфиналга әзерлек мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Татарстанның барлык районнарыннан финалга чыгучылар сайлап алынган зона этапларына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль директоры, мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов йомгак ясадылар.

ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 25 ел тулуга багышланган. «Әлеге уникаль проект безнең республикада балалар һәм яшьләр белән эшләүнең ничек алып барылуын, Татарстан җитәкчелеге, хакимиятнең төрле дәрәҗәдәге органнары тарафыннан яшь талантларга нинди игътибар бирелүен күрсәтә», - дип ассызыклады ул.

Фестивальнең сайлап алу турларында 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 19 585 кеше катнашты, алар жюри хөкеменә «Вокал», «Хореография» һәм «Конферанс» номинацияләрендә 2 742 иҗади номер тәкъдим итте. Турлар кысаларында традицион түгәрәк өстәлләр һәм мастер – класслар узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль нәтиҗәләре 19 апрельдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында традицион беренче гала-концертта һәм 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, анда төп призларны тапшыру булачак һәм Гран-при ияләре игълан ителәчәк. Фестивальне оештыручылар фаразлавынча, быел «Созвездие-Йолдызлык» та барлыгы 70 000 кеше катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International