Бүген Казанда «балалар сәламәтләндерү лагерьларында балаларның ялын оештыруның норматив-хокукый аспектлары. 2019 елда сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек» дигән темага киңәшмә узды. Семинарда 120 кеше - балалар сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләре, оештыручылары, республиканың муниципаль берәмлекләрендә ял оештыру өчен җаваплы бухгалтерлар һәм белгечләр катнашты.
Семинар-киңәшмә кысаларында «2019 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә балалар лагерьларын сыйфатлы әзерләүне оештыру. Министрлыкларның һәм ведомстволарның балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев һәм башкалар катнашты.
Дамир Фәттахов үз чыгышында катнашучыларның игътибарын җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек буенча беренче чираттагы бурычларга юнәлтте: барлык юнәлешләр буенча товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуга конкурс процедураларын вакытында уздыру; шәһәр читендәге лагерьларны җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерләү, агымдагы һәм капиталь ремонтны вакытында үткәрү; балалар һәм яшьләрнең имин, сыйфатлы ялын тәэмин итү максатыннан квалификацияле белгечләр һәм педагогик хезмәткәрләр әзерләү һәм туплау; тулы медицина тикшерүе узу. Чыгышы ахырында Дамир Фаттахов 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы лагерьларын бүләкләде.