«Алга-вперед»: Татарстанда Бөтенроссия студентлар үзидарәсе форумы старт алды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Бүген «Алга-вперед» I Бөтенроссия студентлар үзидарәсе форумы старт алды.  Форум 8 апрельдән 11 апрелегә кадәр уза. Чарада Россиянең 8 регионыннан 180 артык студент катнаша. Форум программасы төрле юнәлешләр буенча панель дискуссияләр, мастер-класслар һәм проект сессияләрен уздыруны күздә тота.

Форум кысаларында студентлар үзидарәсе органнары арасында хезмәттәшлек стратегиясен раслау өчен студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясен төзү турында килешү имзаланачак. «Алга-вперед» Бөтенроссия студентлар үзидарәсе форумының ябылу тантанасында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховның катнашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International