Бүген Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Бөтенроссия моделе конференциясе тәмамланды. Белем бирү программасын ябу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашында узды. Очрашу кысаларында катнашучылар шулай ук үзләренең хис-кичерешләре һәм теләкләре белән дә уртаклаштылар. Соңыннан сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Яшьләр дипломатиясе академиясе тарафыннан оештырылды.