Татарстанда II «ZAMAN» Татар блогинг мәктәбе тәмамланды

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

5-7 апрель көннәрендә Татарстанда II «ZAMAN» Татар блогинг мәктәбе үткәрелде. Чарада, татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре катнашты.

Чараның төп максаты социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру иде.

Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырылды: аудитория белән уртак тел табу, Instagramдагы фото-трендлар, мобиль съемка үзенчәлекләре, актерлык осталыгы, таргет көйләү нечкәлекләре, блогерлар өчен файдалы булган программалар һ.б. Фотограф Энҗе Садыйкова, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, SMM-белгече Ләйлә Лерон һ.б. шәхесләр белән очрашулар булды. Блогерлардан Ринат Галиәхмәтов, Рәзил Габбасов, Илфар Әгъләмов үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Чара, «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе белән берлектә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International