Казанда Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штаблары җитәкчеләренең округ мәктәбе узды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Казанда Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штаблары җитәкчеләренең округ мәктәбе узды. Чарада башкарма хакимият органнары вәкилләре, бизнес-тренер, студентлар, студентлар отрядларының төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре - округның 14 регионыннан 250 кеше катнашты.

Студентлар отрядлары командирлары һәм комиссарлары лекцияләр, тренинглар һәм мастер-классларда катнаштылар.

Шулай ук матбугат үзәге структурасы вәкилләре, пресс-релизлар язу нигезләре, репортаж видео - һәм фотога төшерү нигезләре, социаль челтәр дизайны үзенчәлекләре белән таныштылар.

Чара кысаларында «социаль проектлау» юнәлеше буенча белем бирү мәйданчыгы эшләде, ул «ІВолга» форумы кысаларында оештырылучы профильле сменага әзерлек чарасы буларак үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International