5-7 апрель көннәрендә Доностия – Сан-Себастьян шәһәрендә (Испания) «Викимедиа+мәгариф 2019» (Wikimedia+education 2019 Conference) Халыкара конференциясе узды. Wikimedia+education conference — ул Бөтен дөньядан килгән волонтерларның белемнәрен үстерү мәйданчыгы. Конференциядә 50 илдән 130 викимедист катнашты. Татарстанны «Сәләт» активисты, «Сәләт Викимәктәбе» проекты җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов тәкъдим итте. Тимерхан Шәйхетдинов туган телләрне өйрәнүдә чыганак-проектларның контент үсешенең роле турында панель дискуссиядә чыгыш ясаган. Шулай ук, чара кысаларында, «Сәләт Викимәктәбе» тәкъдим иткән.