Бүген Саранск шәһәрендә Россия Федерациясе субъектларының яшьләр сәясәте вәкилләре катнашында округ семинар-киңәшмәсе башланды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Росмолодежь семинар-киңәшмәләр сериясен үткәрә. Шуларның беренчесе Саха (Якутия) республикасында узды, икенчесе Мордовия Республикасында 10-12 апрельдә уза.
Семинарда Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән якынча 90 кеше катнаша, шуларның 4 Татарстаннан.
Белем бирү программасында тәҗрибә уртаклашу, проект төркемнәрендә тренинглар һәм эш алып бару өчен мәйданчыклар оештырылачак. Чараның максаты – Россия Федерациясе субъектлары территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның бердәм тәртибен формалаштыру, шулай ук проект идарәсен гамәлгә кертү.