Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның яшьләр проектлары һәм программалары идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Анна Аперян «Орион» һәм «Заман» яшьләр үзәкләрендә булдылар.
Бүген көндә «Орион» яшьләр үзәге - ул заманча яшьләр үзәге, аның эшчәнлеге төрле категорияләрдәге яшьләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән, анда һәркем үзе өчен файдалы һәм кызыклы шөгыль таба ала, үз интеллектуаль һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру һәм ачу өчен мөмкинлек ала.
«Заман» яшьләр үзәге - Яр Чаллы шәһәре предприятиеләрендә, оешмаларында яшьләр оешмаларының эшен координацияләүче эшче яшьләр үзәге. Тармак, шәһәр, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге чараларны башлап җибәрә һәм үткәрә. Үзәк эшчәнлегенең бер юнәлеше - яшьләр эшкуарлыгын үстерү дә. Моннан тыш, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең клуб һәм берләшмәләрдә мәшгульлеген тәэмин итеп, яшәү урыны буенча эш алып бара.
Яшьләр үзәкләре белән танышу кысаларында яшьләр сәясәте объектларын капиталь ремонтлау һәм реновацияләү программасына кертелгән концепцияләрен яклау узды. Быел программага 16 балалар сәламәтләндерү лагере, 26 яшүсмерләр клубы һәм 9 яшьләр үзәге кертелгән. Яшьләр объектларын проектлауга карата яңа концептуаль караш формалаша һәм шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алына.
Бүген «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләре концепциясе тәкъдим ителде, алар ремонттан соң заманча тенденцияләргә һәм яшьләр таләпләренә җавап бирәчәк.
Яшьләр сәясәте объектларын мондый форматта тәкъдим итү Түбән Кама, Менделеевск, Балтач, Бөгелмә, Минзәлә районнары, Казан шәһәре һәм башкалар тарафыннан тәкъдим ителгән иде.