«Алга-Вперед» I Бөтенроссия студентлар үзидарәсе форумын ябу тантанасы узды. Форум 8-11 апрель көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында узды. Студентлар үзидарәсе, медиа, студентлар фәнни җәмгыятьләре, спорт клублары һәм чит ил комитетлары проблемаларын хәл итү өчен форумга Россиянең 6 төбәгеннән 155 студентлар үзидарәсе вәкиле чакырылган иде.
Программа кысаларында форумда катнашучылар белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов очрашты. Катнашучыларны сәламләп, министр тәҗрибә уртаклашу өчен мондый мәйданчыкларның мөһимлеген билгеләп үтте. Очрашу кысаларында Дамир Фаттахов шулай ук катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде. Мәсәлән, Кырым федераль университеты студентлар советы рәисе аерым Яшьләр министрлыгы булдыру мәсьәләсе белән кызыксынды һәм студентлар хакимият органнарына яшьләр эшләре буенча министрлык төзү тәкъдиме белән чыксалар, ярдәм итүләрен сорады. Яшьләр арасында гражданлык патриотлыгын үстерү кебек сораулар да яңгырады.