Сириядә кулга төшерелгән хәрби техникадан оештырылган күчмә экспозиция урнаштырылган махсус эшелонны бүген Казан тимер юл вокзалында каршы алдылар. «Сирийский перелом» исемле хәрби-патриотик акция барышында казанлылар Сириядәге хәрби операция вакытында яулап алынган сугыш кораллары белән танышты.
Поезд килү хөрмәтенә оештырылган митингта бөтен республикадан килгән кадетлар һәм яшь армиячеләр катнашты. Аларны эшелон башлыгы, полковник Владимир Перепелица сәләмләде. «Эшелонның Казанга килүе символик мәгънәгә ия, чөнки Казан элек-электән хәрби кадрлар әзерләү үзәге булып тора», - диде ул.
Эшелоннын 9 ачык платформасында һәм 4 вагонында 500дән артык хәрби техника һәм сугыш коралы үрнәге тәкъдим ителде. Алар арасында Т-55 танкы, тоннель салу машинасы, броньлы автомобильләр, пилотсыз очу аппаратлары һәм башкалар бар иде.
Шул ук вакытта вокзал каршындагы мәйданда контракт буенча хәрби хезмәт итү буенча агитация пунктлары эшләде. Биредә социаль ташламалар һәм хезмәт хакы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бар иде.
Чара 40 меңгә якын кешене җыйды һәм кешеләр саны буенча рекорд куйды.
Рф Оборона министрлыгы тарафыннан оештырылган «Сирийский перелом» акциясе 23 февральдә Мәскәүдә башланып китте. Махсус эшелон ике ай дәвамында 60 шәһәрдә туктап, 29 мең чакрым юлны узып, 27 апрельдә Мәскәүгә әйләнеп кайтырга тиеш. Казан - эшелонның 47 тукталышы.