Казанда ТР муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре органнары җитәкчеләре өчен эшче сессия уза

2019 елның 12 апреле, җомга

12-13 апрель көннәрендә Казанда муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре органнары җитәкчеләре өчен күчмә сессия уза, ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Корпоратив университеты кысаларында оештырылган. Ике көнлек эшлекле сессиядә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренең дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы идарә, бүлек башлыклары катнаша.

Дәүләт яшьләр органнары җитәкчеләре белән күчмә сессиянең максаты-һөнәри өлкәдә компетенцияне арттыру, урыннарда яшьләр белән эшләүнең иң яхшы практикалары буенча тәҗрибә уртаклашу.

Программаның беренче көнендә стратегик сессиядә катнашучылар белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов очрашты.

Үзенең чыгышында ул Министрлыкның төп аспектларына һәм беренчел бурычларына тукталды - яшьләр эшләре һәм спорт органнарының мөстәкыйль структур берәмлекләргә бүленүе, тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе һ.б.

Аннан соң министр проект менеджерлары командасы белән Министрлыкның төп өстенлекле юнәлешләре буенча проект офисларын тәкъдим итте. Сессиядә эшне министрлык бүлекләре башлыклары дәвам итте, алар төп муниципаль программалар, Бөтенроссия форум кампанияләре белән таныштырдылар. Көн яшьләр сәясәте нигезләрен белүгә багышланган интеллектуаль брейн-ринг белән тәмамланды.

Эшлекле сессиянең икенче көне барышында җитәкчеләр нәтиҗәлелек критерийлары, Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 25 ел тулу уңаеннан уздырылачак чаралар планы турында фикер алышачак, шулай ук катнашучыларга Корпоратив университет эшен тәкъдир итәчәкләр, аның кысаларында Яшьләр сәясәте кадрларын яңадан теркәү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International