Бүген Татарстанда «Тоталь диктант» акциясе узды. Быел текстның авторы Россия язучысы, әдәбият белгече һәм тәнкыйтьчесе Павел Басинский иде.
Татарстан Республикасында 45 район һәм шәһәр округында 89 мәйданчык оештырылды, акциядә 6 меңнән артык кеше катнашты. Казанда 27 мәйданчык оештырылган иде. Татарстан башкаласында диктантны 2,5 меңнән артык кеше язды. Иң яшь катнашучыга-8, ә өлкәненә 79 яшь иде.
Төп мәйданчыклар гадәттәгечә Халыклар дуслыгы йорты һәм КФУ булды, шулай ук югары белем бирү оешмаларында, китапханәләрдә, музейларда, мәгълүмат агентлыкларында, сәүдә үзәгендә һ. б. мәйданчыклар эшләде.
Мәсәлән, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте тарафыннан оештырылган мәйданчыкка килде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Республика студентлар отрядлары рус теле буенча бер үк вакытта 13 мәйданчыкта диктант яздылар. Отряд хәрәкәтендә катнашучылар мондый чараларның яшьләр өчен бик мөһим булуын билгеләп үттеләр. Диктант язуда Татарстанда укучы чит ил студентлары да катнашты.