Сәләт йортында М. И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең IV Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең максаты – Татарстан Республикасы мәктәп яшьләренең фәнни потенциалын үстерү.
Конференция өч юнәлеш буенча узды. Быел конференциядә Аксубай, Актаныш, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лениногрск, Тәтеш, Тукай, Балык Бистәсе, Мамадыш, Мөслим, Саба, Чистай районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыдан 55 кеше катнашты, барлыгы 50 фәнни эш тәкъдим ителде.
Конференция Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан «Сәләт» яшьләр үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә.