Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында ел саен уздырыла торган XIX «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы старт алды. Конкурс көннәре 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Фестивальнең сайлап алу турларында 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 19 585 кеше катнашты, алар жюри хөкеменә «Вокал», «Хореография» һәм «Конферанс» номинацияләрендә 2 742 иҗади номер тәкъдим итте. Чара кысаларында катнашучылар өчен түгәрәк өстәлләр һәм мастер – класслар узды.
Фестивальнең генпродюсеры Дмитрий Туманов хәбәр иткәнчә, быелгы суперфиналда 2018 елгы сезон белән чагыштырганда 700 кешегә күбрәк катнашачак.