«Ел юристы» республика бәйгесе җиңүчеләре исемлеге билгеле

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында «Ел юристы» III Республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетларының II-IV курсыннан 38 студент катнашты.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашты.

Бәйге өч этапта узды. Катнашучылар өчен лекцияләр, мастер-класслар, ачык очрашулар, дискуссион кичәләр, тренинглар, юридик белем дәрәҗәсен, җәмгыять тормышы өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен белүләрен күрсәтә торган бәйгеләр оештырылды. Алар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне билгеләделәр.

Форум спикерлары-танылган адвокатлар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары һ.б.

Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге:

II курс:

I урын - Соколов Антон Николаевич, КФУ;

II урын - Векшин Михаил Андреевич, КИУ ис.В. Г. Тимирясова;

III урын - Хәбибуллин Айдар Роберт улы, КФУ.

III курс:

I урын - Фролова Анна Дмитриевна, «Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының (Россия Юстиция министрлыгының Хокук академиясе) Казан институты (филиалы)»;

II урын - Шәймәрданов Адель Равил улы, КФУ;

III урын - Янкина Елена Евгеньевна «ТИСБИ» Идарә университеты.

IV курс:

I урын - Чепик Глеб Александрович, КФУ;

II урын - Шәймәрданов Адель Равил улы, КФУ;

III урын-Певнев Иван Юрий улы-КФУның Яр Чаллы филиалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International