«Президент академиясенең Җәйге кампусы» VIII Халыкара мәгариф форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу елда кампус 11-24 июль көннәрендә узачак. 2019 елгы кампус «Инновацияләр һәм трендлар» (Innovations and Trends) темасына багышлана.
Кампусның миссиясе - талантлы яшьләр белән аралашу һәм интеллектуаль элитаның яңа буынын формалаштыру өчен шартлар тудыру.
Кампус җиде ел рәттән Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм дөньяның төрле илләреннән иң яхшы студентлар җыя. Катнашучылар өчен лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар оештырыла. Кампусның мөһим үзенчәлеге-төрле тармак экспертлары, Россиянең һәм чит илләрнең эре оешмалары белгечләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге.
Кампуска сайлап алуда катнашырга 2-3 курс студентлары чакырыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, апрельдән июньгә кадәр Татарстан Республикасыннан лаеклы делегация формалаштыру өчен кампусның республика этабы уздырыла. Сайлап алу туры 3 этаптан тора.
Беренче этап –Җәйге кампусның республика этабы сайтында 5 майга кадәр гаризалар кабул ителә: http://atmrt.ru/campus;
Икенче этап - сәясәт, икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә махсус дисциплиналарны белү һ.б. булүгә сынау өлеше;
Өченче этап - күчмә белем бирү процедуралары. Ике көнлек белем бирү программасы лекцияләрдән, мастер-класслардан, тренинглардан тора. Барлык этап нәтиҗәләре буенча 80 кешедән торган катнашучылар исемлеге формалаштырылачак.