22-24 апрель көннәрендә Татарстанда беренче тапкыр балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өлкәсе хезмәткәрләренең Бөтенроссия конференциясе узачак. Конференция профильле сменалар, методикалар, технологияләр программаларын тормышка ашыруда иң яхшы региональ тәҗрибәләрне өйрәнү, гомумиләштерү һәм тарату мәйданчыгы булачак.
Конференция барышында җәйге ялны оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. Регион бу юнәлештә ил буенча лидерларның берсе булып тора.
Чараның мәртәбәле кунаклары-статс - секретарь-Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башкалар.