Казанда республика авыл яшьләре форумы узачак: Авыл яшьләре проектларына 50дән 200 мең сумга кадәр грантлар биреләчәк

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан авыл яшьләренең республика форумы старт ала. Анда яшь фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм депутатлары, авыл яшьләре активы катнаша.

Көн тәртибендә-яшьләрнең авыл җирлекләре үсешендә катнашуы. Авылларны үстерүгә җирле халыкны җәлеп итү форматы, авыл халкын иҗтимагый эшчәнлеккә тарту ысуллары турында фикер алышу, авылның социаль үсешендә яшь фермерларның ролен карау планлаштырыла. Моның өчен форумда, аерым алганда, профильле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре белән очрашулар оештыру планлаштырыла.

20 апрельдә республиканың Игенчеләр сараенда республика Хөкүмәте вице-премьеры, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнашында форумның пленар утырышы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International