20-26 апрель көннәрендә Казанда V Казан Яшь эшмәкәрләр форумы узачак. IT-стартап идеяләрне тормышка ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләр булдыру белән кызыксынучы иң яхшы проектлар авторлары катнашачак.
Чара елдан-ел киң колач җәя. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Форумда 50 илдән 700 дән артык вәкил катнашты, ә җәлеп ителгән инвестицияләр саны 2 миллион доллар тәшкил итте.
Форум спикерлары һәм экспертлары-стартапларга нигез салучылар, венчур капиталистлары, Россиядә һәм бөтен дөньяда алдынгы технологик фирмалардан C-Класс җитәкчеләре.