«ІВолга 2.0» Идел буе федераль округы форумына заявка кампаниясе ачылды. 15 апрельдән 15 майга кадәр 18-30 яшьлек яшьләр үз проектын теркәп, форумда Татарстан Республикасы делегациясенең бер өлеше була һәм үз проектын тормышка ашыруга 300 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлегенә ия була.
2019 елда яшьләр форумы яңартылган форматта узачак һәм хәзерге яшьләр үсешенең бөтен өлкәләрен колачлаячак. Теркәлү процедурасы да яңартылды, потенциаль катнашучылар үз проекты турында экспертлардан кире элемтә ала һәм аны сайлап алу этабына кадәр эшләп бетерә алачаклар. Катнашучылар ун профильле сменаның берсен сайлый алачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Татарстан яшьләре Форумда 950 мең сумлык 6 грант алды.