Казан (Идел буе) федераль университетының «УНИКС» концертлар залында ел саен үткәрелә торган XIX «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче нәтиҗәләрен ясадылар. Традицион гала-концертта 1200дән артык катнашучы чыгыш ясады, алар тамашачыларга вокаль һәм бию номерларын тәкъдим итте.
Быел фестиваль Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 25 ел тулуга багышланган һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.