Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәләре проектларны гамәлгә ашыруга грантлар алды

2019 елның 20 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан авыл яшьләре Республика форумының пленар утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков, яшь фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм депутатлары, авыл яшьләре активы катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Марат Әхмәтов авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз эш алып барылуын билгеләп үтте. «Сезнең проектларга, инициативаларга ярдәм итәчәкбез.  Бу аудитория игътибарсыз калмас дип вәгъдә бирәм», - дип билгеләп үтте ул һәм авыл яшьләренең авыл үсешенә бәйле омтылышларына басым ясады.

Үз чиратында, Дамир Фәттахов авыл җирлекләрендә яшьләр өчен инфраструктураның мөһимлеген билгеләп үтте. 

Утырыш кысаларында авылларны үстерүгә җирле халыкны җәлеп итү, авыл халкын иҗтимагый эшчәнлеккә тарту, авылны социаль яктан үстерүдә яшь фермерларның ролен карау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чараның икенче өлеше диалог форматында узды. Очрашу ахырында Татарстан Республикасы авыл яшьләренең иң яхшы вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды һәм грантлар алуга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International