Бүген Кукмарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең күчмә утырышы узды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары һәм территориаль федераль структуралар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Утырыш кысаларында адреслы профилактик эшне оештыруны камилләштерү буенча өстәмә чаралар каралды.