Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте волонтерларны сайлап алу уздыра - кандидатлар өчен әңгәмә башланды. Сайлап алынган волонтерлар ветераннарны озатып йөриячәк, патриотик акцияләр һәм квестлар оештырылачак. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча медиа-волонтерлар һәм «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте өчен тим-лидерлар командасы формалашыр дип көтелә.