ТР Яшьләр эшләре министрлыгында Фәнни-методик советның чираттагы утырышы узды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Фәнни-методик советның чираттагы утырышы узды. Чара VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, сәяси фәннәр кандидаты, Марат Мансур улы Бариев рәислегендә узды.

Фәнни-методик совет әгъзалары чараның статусын күтәрү кирәклеге турында Карар кабул иттеләр һәм халыкара дәрәҗәдәге форумны үткәрү тәкъдиме белән чыктылар. Шулай ук фәнни-методик совет тарафыннан «Татарстан Республикасында яшьләр хәле турында» аналитик доклад әзерләү турында Карар кабул ителде. Фикер алышу кысаларында республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсен анализлауга багышланган бүлек докладның мөһим пункты булырга тиешлеге аерым билгеләп үтелде. Доклад материаллары 2019 ел нәтиҗәләре буенча министрлыкның еллык коллегиясендә тәкъдим ителергә тиеш дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International