«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019»: Дамир Фаттахов Малайзия эшмәкәрлеген үстерү министры һәм яшьләр форумының Евразия бүлеге җитәкчесе белән очрашты

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Малайзиянең эшмәкәрлекне үстерү министры Редзван Юсоф белән очрашты. Министрлар яшьләр ике илнең социаль-икътисади хезмәттәшлеге өчен нигез булып тора дип ышана. Очрашу кысаларында Татарстан-Малайзия яшьләр бизнес-инкубаторын оештыру, шулай ук Малайзия старт-проектларын һәм инвесторларны 2020 елда илләренең яшьләр эшкуарлыгы форумында катнашуга җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International