«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов Яшь эшкуарлары арасында «Халыкара мәгълүмат куркынычсызлыгы: глобаль чакырулар һәм мөмкин булган карарлар» темасына пленар дискуссиядә катнаштылар. Пленар дискуссиядә катнашучылар Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре киңлегендә мәгълүмати иминлекне тәэмин итүдә санлы технологияләр роле турында фикер алыштылар.
Чара елдан-ел киң колач җәя. Форумда Әзербайҗан, Мисыр, Германия, Һиндстан, Иран, Иордания, Кыргызстан, Ливан, Пакистан, Палестина, Бөекбритания, Казахстан, Россия кебек 50 илдән 700 дән артык вәкил катнаша, ә җәлеп ителгән инвестицияләр саны 2 миллион доллардан артып китә.
Форум программасы Халыкара кунаклар һәм россия экспертлары спикерлары булган белем бирү модуле, шулай ук 25 апрельгә планлаштырылган һәм телевизион шоу форматында узачак инвестиция сессияләрен үз эченә ала, анда иң көчле стартаплар тәкъдим ителәчәк.