Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яшьләр дипломатиясе һәм яшьләр эшкуарлыгы «KazanSummit 2019» программасының төп темалары булып тора

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

KazanSummit мәйданы ел саен Россиядә ислам икътисады үсеше дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында хәбәр итте.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара багланышлар буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, мөселман дәүләтләре оешмалары белән хезмәттәшлек буенча Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрының махсус вәкиле Константин Шувалов, Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге президенты Рифат Хисарҗиклыоглу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, быел KazanSummit беренче тапкыр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уздырыла.

Ул бүгенге саммитның төп темалары арасында ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, Яшьләр дипломатиясе, экологик куркынычсызлык, экспорт үсеше, эшмәкәрлек һәм инвестицияләр булуын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International