Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы Президенты Таха Айхан белән очрашты. Дамир Фәттахов аны яңа вазыйфасы белән котлады. Әйтергә кирәк, Таха Айхан үз эшчәнлеген гаделлек һәм үсеш партиясенең яшьләр бүлеге әгъзасы буларак башлап җибәрде, аннары Истанбулда гаделлек һәм үсеш партиясенең яшьләр бүлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде. 2019 елның 1 гыйнварыннан ИХО яшьләр форумы Президенты вазыйфасына кереште.
Таха Айхан хезмәттәшлекнең һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген ассызыклады һәм берничә төп моментны билгеләде: яшь эшмәкәрләр форумы кысаларында илләр һәм катнашучылар санын арттырырга тели. Икенче тәкъдим – төрле ил вәкилләре катнашында Терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору темасына саммит оештыру. Өченче - «Ислам, мәдәни мирас буларак» проекты, аның аша яшь буынга ислам кыйммәтләрен тапшыру планлаштырыла. Таха Айхан сүзләренчә, бу документаль фильм булачак. Фильмда ислам илләрендә яшәүче яшьләр төшереләчәк.
Үз чиратында Дамир Фаттахов билгеләп үткәнчә, Татарстан ел саен уздырыла торган Саммитта катнашучылар саны артуын тели: «аерым алганда, яшь эшкуарлар форумы – яшьләр үзләренә партнерлар һәм инвесторлар таба ала торган яхшы мәйданчык». Министр шулай ук башка проектларны да хуплады, һәм Татарстан һәрвакыт диалогка һәм яңа идеяләргә ачык, дип ассызыклады. "Министрлык һәм республика яшьләре бу проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашачак», - дип билгеләп үтте ул.