«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында яшь эшкуарлар форумында катнашучылар инвесторларга һәм форум кунакларына проект стартапларын тәкъдим иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ИХО яшьләр форумы Президенты Таха Айхан, милләтләр бердәмлеге яшьләр үзәге директоры Амбигапаси Кишва, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
«Мин сезне KazanSummit мәйданында сәламләвемә шатмын. Гадәттәгечә саммит кысаларында без ИХО илләренең Яшь эшмәкәрләр форумын үткәрәбез. Мондый аралашу формасы булу белән мин бик горурланам. Сез бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган кызыклы һәм файдалы проектлар эшлисез, кешеләр тормышын уңайлырак итә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашучыларга.
Чара нәтиҗәсендә өч меморандум имзаланды: Милләтләр берлегенең Яшьләр үзәге һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы арасында хезмәттәшлек турындагы Меморандумга үзәк директоры Амбигапаси Кишва һәм министр Дамир Фәттахов кул куйды. Шулай ук «Сәләт» яшьләр үзәге һәм Ислам хезмәттәшлеге Евразия региональ үзәге арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.