Бүген Татарстан делегатлары Дельфия уеннарыннан кайтты. Республиканы ярышларда 51 кеше тәкъдим итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, уеннарда бөтен илдән 2,5 меңгә якын кеше-10 яшьтән алып 25 яшькәчә талантлы балалар һәм яшьләр катнашты. Дельфий уеннары-ул югары дәрәҗәдәге сәнгать эшлеклеләренең уникаль ярышлары. Ел саен ярышларда 30га якын номинация тәкъдим ителә, шулар арасында фортепиано, скрипка, халык кораллары, театр, сәнгатьле уку, җырлау, шулай ук кулинария, чәчтараш сәнгате һәм башкалар бар.
Жюри составына, гадәттәгечә, илебезнең атказанган мәдәният һәм фән вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре - барлыгы 150 кеше.