Казанда «Созвездие – Йолдызлык» суперфиналы узды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Казанда «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы узды, анда гран-при ияләре билгеле булды. Концертка ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар килде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы үзе «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручыларга, ә яшь артистлар һәм аларның педагогларына матур иҗади номерлар өчен рәхмәт белдерде.

Фестиваль тарихында беренче тапкыр төп призга элек гран-при иясе булган иҗат коллективы лаек булды. «Хореография» номинациясендә Казанның «Дорога из города» бию театры студиясе җиңүче булды. «Вокал» номинациясендә Питрәчтән Юлия Макарова Гран-при алды.

Быел фестиваль Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган иде, яшь талантлар һәм аларның әти-әниләрен котларга сәхнәгә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов чыкты.

«Залда утыруың һәм балаларың өчен шатлануың яхшырак нәрсә юк. «Йолдызлык» узган һәр бала яхшы кеше генә булачак. Һәм бу бик мөһим», - дип билгеләп үтте министр.

«Созвездие-Йолдызлык» елдан-ел популярлаша бара. Фестивальнең генераль директоры Дмитрий Туманов сүзләренә караганда, 2019 елгы суперфинал 2018 елгы сезон белән чагыштырганда 700гә күбрәк кешене җыйды. Яшь артистлар «Вокал», «Хореография» һәм «Конферанс» номинацияләрендә иң яхшы номерларны тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең сайлап алу турларында 19,5 меңнән артык кеше катнашты. Жюри хөкеменә тәкъдим ителгән иҗади номерлар саны 2,7 меңнән артып китте.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясе астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International