Дамир Фаттахов Татарстанның яшь закон чыгаручылар форумында катнашучылар белән очрашты

2019 елның 4 мае, шимбә

Бүген Татарстан Дәүләт Советында яшь закон чыгаручылар форумы башланды. Анда республиканың Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары, муниципаль Яшьләр парламентлары вәкилләре, илнең төрле төбәкләреннән Яшь парламентарийлар, шул исәптән Россия Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр палатасы вәкилләре катнаша. Форум программасы яшь парламентарийларның Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов белән очрашуыннан башланды.

Яшь закон чыгаручылар форумы 2 көн дәвам итәчәк. Анда катнашучылар яшьләр парламентаризмының үсеш перспективалары турында фикер алышачак, мәгариф мәйданчыкларында һәм яшьләр сәясәтенең төп мәсьәләләре буенча дискуссияләрдә катнашачак. Форум алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасына сайлау кампаниясенә старт булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International