Рөстәм Миңнеханов эшче яшьләрнең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек инициативасын хуплады

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эшче яшьләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек инициативасын хуплады. Тәкъдимнәр бүген оештыру комитеты утырышында яңгырады.

Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр берлеге вәкиле Сергей Прохоров Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча тәкъдимнәр кертте. «Без, эшләүче яшьләр, 75 яшьлегенә инде хәзер үк предприятие Геройлары һәм тылда җиңүгә китергән җитештерү турында видеороликлар сериясен әзерли башларга тәкъдим итәбез. Бу ветераннарны искә алырга, шул ук вакытта эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Видеороликлардан тыш, предприятие хезмәткәрләренең балалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган рәсем конкурслары оештырырга тәкъдим итәбез. Киләсе елның маенда эшче яшьләр иҗаты фестивален үткәрергә тәкъдим итәбез. Сезнең ярдәмгә өметләнәбез», – диде ул.

«Дөрес һәм кирәкле инициативалар бик күп. Аларны оештыру комитеты карарына кертергә кирәк. Яшьләр эшләре министрлыгы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы темасына яшьләрне җәлеп итүгә багышланган коллегияне оештыра ала. Бу дөрес эш булыр дип уйлыйм», – дип җавап бирде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International