Бүген Балтач районына эшлекле сәфәре барышында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан Гыймран кызы Хөснетдиновада кунакта булды. Нурҗиһан Гыймрановна яшь чакта «Кызыл Татарстан» колхозында эшли, 1941 елның июлендә медкомиссия уза һәм сугышка китә. Ул Икенче Белоруссия фронтының 132 нче кыр күчмә госпиталенең санитар хезмәтендә эшләгән. Җиңүне Нурзиһан Гыймрановна Кенигсбергта каршылый. Сугыштан соң ул туган авылына кайта, Низаметдин Хөснетдиновка кияүгә чыга, алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
Дамир Фаттахов ветеранга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән изге теләкләрен җиткерде.