Казанда Җиңү көне алдыннан билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Казаннның Горький исемендәге паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Акциядә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы вәкилләре, республика Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чәчәкләр салу алдыннан Татарстанда яшәүче төрле халык яшьләре Бөек Ватан сугышы турында дөньяның төрле телләрендә шигырьләр укыды.

Әлеге Акция «Татарстанның мәдәни мозаикасы» VI Республика яшьләр милләтара фестивале кысаларында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International