Арчада беренче тапкыр яшьләр үзәге барлыкка киләчәк

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Яшьләр өчен бер генә объект та булмаган Арча районында «Форпост» үзәгеннән тыш, тиздән Яшьләр үзәге барлыкка киләчәк-район башлыгы шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Моның өчен муниципаль милек объектларының берсе сайланды. Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган капиталь ремонт программасы кысаларында биредә реновация үткәреләчәк. Шулай итеп, 12 меңнән артык яшь кеше яшәгән Арча муниципаль районында заманча яшьләр үзәге барлыкка киләчәк.

Бүген Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Арча районы башлыгы Илшат Нуриев озатуында әлеге объектта булды.

Шулай ук, министр Татарстанның Балтач районы объектларында эш барышын тикшерде.Балтач районында ул яшьләр сәясәтенең профильле учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International