Дамир Фаттахов «Тере хатлар.Дәвамы» проектында катнашты

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Казанда «Кидспейс» балалар шәһәрендә «Тере хатлар» акциясе традициягә әйләнде. Танылган музыкантлар, түрәләр, актерлар, журналистлар, җәмәгатьчеләр фронттан чын хатларны һәм солдатларның көнлек язмаларын укыдылар. Укуларның тыңлаучылары гадәттәгечә Казан укучылары булды-алар сугыштан «тере» тарихларны зур игътибар белән тыңладылар, соңыннан үзләре дә сугыш турында гаилә тарихын искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм сугыш еллары җырларын башкардылар.

Акциядә Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International