Татарстан яшьләре #Җиңүурамы акциясен башлап җибәрде

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

«Татарстан яшьләре» инициатив төркеме Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тематик акция башлап җибәрде: яшьләр социаль челтәрләрдә сугыш геройлары исеме белән аталган урамнар турында сөйлиләр.

Социаль челтәрләрдә старт алган Акция сугыш турындагы хәтерне саклауга юнәлдерелгән. Акциягә җәмәгать эшлеклеләре, яшьләр оешмалары активистлары, студентлар, яшь гаиләләр, блоггерлар һәм Казан, Яр Чаллы, Менделеевск, Чистай, Минзәлә яшьләре кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International