Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бу бәйрәм халкыбызның җир йөзендә тынычлыкны саклап калган тиңдәшсез каһарманлыгы символы буларак безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Ел саен бу көнне без тыныч күк йөзе бүләк иткән, фронтта һәм тылда көрәшкән, сугыштан соңгы елларда илне торгызган һәркемгә хөрмәт күрсәтәбез.

Бүген безнең уртак бурычыбыз – Бөек Ватан сугышы елларында безнең халыкның хәрби дан, хезмәт батырлыгы һәм каһарманлыгы турындагы истәлекләрне саклау, ата-бабаларыбызның батырлыклары турында тарихи дөреслекне балаларга һәм оныкларга кадерләп тапшыру!

Бу якты бәйрәм һәркем өчен горурлык чыганагы булсын!

Дамир Фаттахов, Татарстан Яшьләр эшләре министры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International